Яңалыклар
21 Августа , 16:26

Буыннан-буынга тапшырылган мирас

“Без башкорт теленә, аны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүләбез”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Буыннан-буынга тапшырылган мирасБуыннан-буынга тапшырылган мирас
Буыннан-буынга тапшырылган мирас

Һәркем өчен үз туган теле кадерле. Русия Федерациясендә яшәгән һәр халыкның теле – ул ил байлыгы. Шушы күптөрлелекне саклау, туган телләрнең үсешенә, яшәвенә ярдәм итү – дәүләтнең бурычы. Безнең Башкортстанда туган телләрне саклауга зур игътибар бүленә. Бигрәк тә башкорт теленә. Башкортстан Башлыгы республиканың төп дәүләт теле булган башкорт телен саклау һәм үстерүгә даими булышлык итә һәм эзмә-эзлекле рәвештә аны популярлаштыру, яшь буын вәкилләре өчен уңайлы булган ысул белән – заман таләпләренә ярашлы санлаштыру ярдәмендә телне өйрәнү сәясәтен төзи. Шушы максатта аның тәкъдиме белән күптөрле проектлар эшләнеп, гамәлгә кертелә. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектлары Башкортстан Башлыгы грантлары фонды тарафыннан финанслана. Грантлар исәбенә үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге бу проектлар һәм бәйге-конкурслар чын мәгънәсендә телне яратучы һәм өйрәнергә теләүче кешеләрнең үзенчәлекле, креатив һәм заманча идея-уйларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Республикада башкорт теленә зур игътибар бүленә һәм арытаба да аны популярлаштыру өчен яңаданяңа проектлар тормышка ашырыла. Авыл, район, шәһәр мәктәпләрендә туган телне һәм дәүләт телләрен өйрәнү оештырылган, укучылар башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белемнәрен камилләштерә, аны тормышта куллана, уку елы дәвамында республика конкурсларында, олимпиадаларда, фәнни-эзләнү эшләрендә актив катнашып, уңышлары белән сөендерә. Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән 8 июньдә “Урал батыр” эпосы көнен билгели башладылар. Бу көнне төрле тематик дәресләр, чаралар оештырыла, конкурслар, флешмоблар, акцияләр үтә. Шулай ук бу көнне яшь әкиятчеләр арасында үткән төбәкара конкурсның соңгы йомгаклау этабы уздырыла. Былтыр бу конкурс Башкортстанның җиде зонасында үткән. Конкурста 49 районнан һәм 7 шәһәрдән килгән 136 ялгыз башкаручы, 56 фольклор коллективы катнашкан. “Йәшлек” гәзите, Уфа сәүдәикътисад колледжы Халыкара туган тел көне бәйрәме кысаларында башкорт телен саклау һәм үстерү максатында “Оскон” интелектуаль ачык уен оештырды. Республика колледжлары командалары ике этапта көч сынашты: беренчесе читтән торып узды, икенчесе – финал өлешендә Бәдри Мәмбәтколов исемендәге Сибай педагогия колледжы, Салават белем һәм профессиональ технологияләр колледжы, Башкорт кооператив техникумы, Уфа сәүдә-икътисад колледжы, Мәсәгут педагогия колледжы командалары очрашты. “Тел бистәсе” проекты социаль челтәрләрдә башкорт телле контентны арттыруга юнәлтелгән. Проект кысаларында республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән талантлы балаларны эзләү оештырыла. Проектның авторы һәм алып баручысы – Башкортстанның атказанган артисты Шәһит Хамматов яшь тамашачылар белән шәхсән очрашып, төрле кызыклы темаларга сөйләшеп, 10 видеоролик төшерде. Шулай ук, бу максатта башкорт телендә китап уку буенча конкурс-марафон, “Мөхит” балалар мобиль юртасы, төрле оешмаларда квиз-уеннар, «Әлләсе», «Бишбармак», «Бесәй, сәй, айыу, бал, май», «Зирәк» өстәл уеннарын популярлаштыру эше алып барыла. Бу проектлар барсы да Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды ярдәмендә үткәрелә. Вконтакте социаль челтәрендә “Мин беләм” дип исемләнгән урам акциясе үтә. Җәмәгать урыннарында А3 форматында «Сәләм!» «Һаумыһыгыз» дип язылган бу проектка кертүче QR-кодлы табличкалар эленгән. Башкорт теле шрифтлары ясалган, башкорт телендә Республика яшьләр форумы Кубоклар лигасы КВН уены оештыра. Май аенда Евразия фәннимәгариф үзәгендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче бөтенрусия съезды булды. “Китап-бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә катнашу да башкорт телендә китаплар сатып алырга мөмкинлек бирде. Фестиваль быел республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән өченче тапкыр үткәрелде. Анда Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә әдәбият сөючеләр килгән иде. Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерция булмаган оешма республиканың мәгариф оешмаларына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә “Һомай” акыллы колонкаларын таратты. Бу проект Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә башкарыла. Шулай ук, дәүләт программалары исәбенә күп программалар гамәлгә ашырыла. 2025 елда расланган планга ярашлы 55 чара үткәрелгән. Туган телләрне өйрәнү – үткәнне киләчәгебез белән тоташтыра торган күпер, атабабалардан калган изге мирас. “Без Башкортстанны балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен сакларга һәм ныгытырга тиешбез. Бурычыбыз – аларда безгә ата-бабаларыбыз тапшырган мираска сакчыл караш тәрбияләү”, – диде Башкортстан Башлыгы. Бу уңышларга зур тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Чыганак: ozon.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас