Яңалыклар
21 Августа , 15:53

Башкортстан мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырылды

Ишембайда узучы Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында БР Башлыгы Радий Хәбиров яңа автобус ачкычларын тапшырды.

Башкортстан мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырылдыБашкортстан мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырылды
Башкортстан мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырылды

 Чираттагы партиягә республика бюджеты хисабына сатып алынган 10 заманча «Вектор NEXT» автобусы керде. Аларны Уфа, Әбҗәлил, Зианчура, Ишембай, Илеш, Стәрлебаш һәм Федоровка районнарыннан сигез мәктәп алды. 25 урынга исәпләнгән автобуслар балаларны йөрткәндә барлык куркынычсызлык таләпләренә туры килә, куркынычсызлык каешлары, тахографлар, спутник навигациясе белән җиһазландырылган.

— Безнең республикада уку елы алдыннан мәктәпләргә яңа автобуслар тапшыру күркәм традициягә әверелде. Быел без федераль акчалар хисабына сатып алынган тагын 59 автобус көтәбез. Һәм без Русия Мәгариф министрлыгына һәм шәхсән министр Сергей Сергеевич Кравцовка мәктәп автопаркын яңарту даими баруы өчен рәхмәтле. Чөнки балалар уңайлы, заманча шартларда йөрергә тиеш, — дип белдерде Радий Фәрит улы. — Машина йөртүчеләргә зур рәхмәт. Сез бик зур, җаваплы хезмәттә эшлисез, һәм без аны бик кадерлибез.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Автор:Юлай Низаев
Читайте нас