

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Халыкара икътисадый олимпиаданың көмеш призеры Руслан Әминов һәм аның остазы Руслан Габдрахманов белән очрашты.
Рөстәм Моратов республика олимпиадасын яисә икътисад буенча чемпионат уздырырга тәкъдим итте. Әлеге инициатива кысаларында беренче вице-премьер шулай ук талантлы егетләрне Сибайга «Урал аръягы-2026» бөтенрусия инвестицион сабантуена чакырды. Руслан командасы Global Management Challenge Халыкара чемпионатының төбәк этабында катнашачак.
- Мондый уңышлар Башкортстанда талантлы һәм максатчан яшьләрнең яшәвен күрсәтә. Без Руслан кебек егетләр белән горурланабыз. Ышанам, аларның киләчәге зур, һәм без аларга бу юлда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безгә уртак проектларны үстерергә, инициативаларны хупларга һәм Башкортстан егетләре өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк, - диде Рөстәм Моратов.
Исегезгә төшерәбез, IX халыкара икътисадый олимпиада 12 июльдән 19 июльгә кадәр Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узды. Дөньядагы иң абруйлы интеллектуаль ярышларның берсендә 62 илдән мәктәп укучылары катнашты. Русия командасы өч бронза һәм ике көмеш медаль яулады.