

Идарәче оешмага күпфатирлы йортны яисә йорт яны территориясен карап тоту мәсьәләләре буенча, шулай ук авария очрагында «Госуслуги Дом» мобиль кушымтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Торба шартласа, газ чыкса, ут сүнсә, кичекмәстән ярдәм чакырырга кирәк! Ничек? Кушымтаның төп экранында «Авария» төймәсе урнашкан. Басканда йортның авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры күрсәтелә. Аны идарәче оешма торак-коммуналь хуҗалык системасына керткән. Шул номерга шалтырату - авария турында хәбәр итүнең иң тиз ысулы. Диспетчер мөрәҗәгатьне терки һәм авария бригадасын җибәрә.
Әгәр проблема авария хәлендә үк булмаса да, җитешсезлекләрне хәл итү таләп ителә икән (подъезд алдында үлән чаптырылмаган, подъезд җыештырылмаган яки лампочка янмый) «заявка» - «яңа заявка» бүлегеннән файдаланыгыз. Проблеманы аңлатыгыз, фото яки видео куегыз.
Шулай ук «Госуслуги Дом» кушымтасы идарәче оешмага рәсми гаризалар бирергә һәм аларның статусын күзәтергә мөмкинлек бирә. Кушымта аша гариза биргәндә сездә идарәче компаниянең мөрәҗәгать алуы расланачак, ә җавап вакыты рәсми рәвештә санала башлый.
Әгәр проблема бөтен йортка кагыла икән, идарәче компания бер генә милекчегә кагылмый торган мөһим проблемаларга тизрәк игътибар итсен һәм аларны тизрәк хәл итсен өчен, күршеләр белән бергә кушымта аша коллектив гариза бирергә мөмкин.«Заявка» бүлегенә үз мөрәҗәгатеңне коллектив буларак билгеләп үтәргә кирәк. Йортның калган милекчеләре заявкага кушыла алачак, аны «күршеләр заявкасы» вкладкасында табып була.
Коллектив гариза белә йорт чатында уртаклашырга була. Күршеләр аңа кушылгач, мөрәҗәгать юлларга мөмкин булачак.
"Госуслуги Дом" аша йорт буенча мәсьәләләрне оператив һәм рәсми рәвештә хәл итегез.