Яңалыклар
7 Августа , 18:01

Башкортстан Иҗтимагый палатасы 4 районда диалог мәйданчыклары үткәрде

7 августта Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы берьюлы Баймак, Бүздәк, Благовар һәм Әбҗәлил районнарында эшләде.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы 4 районда диалог мәйданчыклары үткәрдеБашкортстан Иҗтимагый палатасы 4 районда диалог мәйданчыклары үткәрде
Башкортстан Иҗтимагый палатасы 4 районда диалог мәйданчыклары үткәрде

 Диалог мәйданчыкларында 250 дән артык кеше катнашты. Күчмә чаралар барышында социаль инфраструктура, СВО катнашучыларына ярдәм, җирле бизнесны үстерү һәм җәмәгать контроле мәсьәләләре күтәрелде. Баймак һәм Әбҗәлил районнарында Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Гыйльманов Социаль проектлау буенча семинар үткәрде. Благовар һәм Бүздәк районнарында кибет киштәләрендә локаль бренд продуктларының тәкъдим ителүенә мониторинг үткәрелде. Әбҗәлил  районында яшәүчеләр район тормышында уңай үзгәрешләрне билгеләп үттеләр, әмма кискен темаларны да күтәрделәр — балалар мәйданчыклары җитмәү, ремонт булмау сәбәпле клубның ябылуы, почтаның оператив эшләмәве (газеталар өч атнадан килеп җитә), юлларның һәм медицина учреждениеләренең канәгатьләнерлек булмавы - дарулар җитмәү, фельдшерларның нагрузкасы  күп булуы), авылларда кибетләр җитешмәвенә зарландылар. . Баймак районында ОВЗ белән авыручылар өчен яңа физкультура-спорт клубы спорт чараларына җәлеп ителүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирде-анда инде 60 кеше катнашты. Җәмәгать эшлеклеләре поликлиниканың уңайлы мохит оештыру проблемасын хәл итүне тәкъдим иттеләр-терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр өчен күтәргеч урнаштырырга тәкъдим ителде. Бүздәк районында «Үзебезнеке — Бүздәкнеке» хәрәкәтенә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кушыла, алар солдатлар өчен картиналар ясый, ә укучылар ятьмә үрергә һәм окоп шәмнәре ясарга булыша. Өлкәннәр һәм башка волонтерлар көче белән дүрт ел эчендә меңләгән банка консерв, чәкчәк һәм коры душ җибәрелгән. Иҗтимагый мониторинг барышында БР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Олеся Шеметова супермаркет киштәләрендә Бүздәк җитештерүчеләренең продукциясе (икмәк, консерва) җитмәвен ачыклады. «Салют» үзәгендә ( сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү бүлеге) иппотерапия уңышлы кулланыла (Милок аты белән дәресләр 12 ел дәвам итә), тоз шахтасы эшли. Балаларга Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллинадан баскетбол туплары һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Благовар районында Башкортстанның иҗтимагый палатасы әгъзалары мәктәпләрнең 1 сентябрьгә әзерлеген мониторингладылар һәм мәктәп яны лагерьларында туклану сыйфатын тикшерделәр. Халык урамнарны яктырту мәсьәләләрен күтәрде. Халыкның мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды профильле ведомстволарга тапшырылачак.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас