Яңалыклар
5 Августа , 13:25

«Гвардеец» Юнармия җыеннарында катнаша

Башкортстан Республикасы җыелма командасы «Гвардеец» Идел буе федераль округының округ Юнармия җыеннарында актив катнаша. Алар Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза. Җыеннарда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән һәм Луганск Халык Республикасыннан командалар катнаша.

«Гвардеец» Юнармия җыеннарында катнаша«Гвардеец» Юнармия җыеннарында катнаша
«Гвардеец» Юнармия җыеннарында катнаша

Башкортстан Республикасы җыелма командасы «Гвардеец» Идел буе федераль округының округ Юнармия җыеннарында актив катнаша. Алар Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза. Җыеннарда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән һәм Луганск Халык Республикасыннан командалар катнаша.

Сменаның беренче көннәрендә катнашучылар Русия Федерациясе Геройлары, хәрби орден кавалерлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашырга өлгерделәр. Бу яшь буын өчен әһәмиятле чара. Шулай ук «Визит карточкасы» конкурсы да булды. Анда балалар үз төбәкләрен күрсәттеләр, танып-белү экскурсиясе дә булды.

Алда катнашучыларны тагын өч атналык бай программа көтә. Аңа 11 спорт төре буенча ярышлар, иҗади конкурслар, шулай ук төбәкнең тарихы һәм истәлекле урыннары белән танышу керә. Бу җыеннар балаларга үзләрен күрсәтергә, яңа белемнәр алырга, төрле төбәкләрдән дуслар табарга һәм үз республикаларын лаеклы тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Башкортстан командасына лаеклы нәтиҗәләргә ирешү өчен ышаныч, рухи көч һәм команда бердәмлеге телибез.

Фото Центра патриотического воспитания и допризывной подготовки молодёжи РБ.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас