Яңалыклар
2 Августа , 12:08

Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләде

Бүген РФ Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе ветераннарны, хәрбиләрне, шулай ук аларның туганнарын һәм якыннарын ВДВ төзелүнең 96 еллыгы белән котлады.

Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләдеРадий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләде
Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләде

«Патриот» паркына бик күп кунаклар – республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, кораллы конфликтлар ветераннары, хәрби-патриотик һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре җыелды.

Бәйрәм мәйданчыгында булыр алдыннан төбәк җитәкчесе рухи-агарту үзәге – Ватан өчен гомерләрен биргән хәрбиләр истәлегенә торгызыла торган мәчет һәм часовня төзелешенең барышы белән танышты. Бу проектны гамәлгә ашыруга Радий Фәрит улы агымдагы елның маенда Старт бирде. Үзәкне 4 ноябрьдә ачарга планлаштыралар.

— Без ике объектны янәшә урнаштырдык, чөнки, диненә карамастан, безнең яугирләр бер-берсенә ярдәм итәләр һәм яклыйлар, ныклы дуслык мисалы булып торалар, — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. — Безнең геройларыбыз өчен дога кылырга теләгән һәркем шундый мөмкинлек алачак.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Советлар Союзы Герое Василий Маргелов бюстын һәм укыту-күнекмә һава-десант комплексын ачу тантанасында катнашты.

Чараның үзәк мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы хәрби хезмәткәрләрне һәм ВДВ ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ». 

Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләде
Радий Хәбиров Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрикләде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас