Яңалыклар
27 июль , 11:43

Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары хезмәт семестрын башлады

1700-дән артык студент республика һәм Русия төбәкләренең агросәнәгать комплексы объектларына юл тотты.

Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары хезмәт семестрын башладыСтудентлар авыл хуҗалыгы отрядлары хезмәт семестрын башлады
Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары хезмәт семестрын башлады
 
Башкорт дәүләт агарар университетының 1700 студенты республиканың АПК предприятиеләрендә һәм аннан читтә җәйге хезмәт семестрында эшкә урнаштырылачак. Алар Русия Студентлар отрядлары (РСО) белән берлектә эшче һөнәрләргә өйрәтү программасын, заманча агротехниканы үзләштерделәр, ә планнарында — Бөтенрусия авыл хуҗалыгы проектларында катнашу.
Башкортстан студентларының авыл хуҗалыгы отрядлары өчен өченче хезмәт семестры Уфада яшьләр сарае каршындагы мәйданда тантаналы митингтан башланды. Башкорт дәүләт аграр университетының 28 отрядыннан 1700-дән артык студент республика һәм Русия төбәкләренең агросәнәгать комплексы объектларына юл тотты.
«Колос» студентлар махсуслаштырылган отряды булачак аграрийларны җәлеп итү үзәгенә  әверелде, ул Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр югары уку йортлары арасында да студентлар хәрәкәте лидерлары рәтенә керә. Отряд  төрле юнәлешләр буенча эшли: үсемлекчелек, терлекчелек, механикалаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, ветеринария һәм авыл төзелеше. Күп кенә студентлар эшче белгечлекләре буенча бушлай белем һәм заманча югары технологияле техникада эшләү мөмкинлеге алалар.
 
"Агроном-бакча"- студентлар өчен Бөтенрусия мәйданчыгы
 
Бу сезонның флагманнарының берсе - «Агроном-бакча» Бөтенрусия авыл хуҗалыгы проекты. Ул быел илнең төрле төбәкләреннән 900-гә якын катнашучыны берләштерәчәк. Студентлар үзәк Русиядә алма җитештерү буенча лидер булган предприятиедә эшләячәк. Аларга уңыш җыярга, продукциягә химик анализ ясарга, сыйфатын тикшереп торырга һәм алманы тракторларда ташырга кирәк булачак. Күп кенә студентлар өчен бу акча эшләү һәм практик тәҗрибә алу мөмкинлеге генә түгел, ә булачак эш урынына күз салу мөмкинлеге дә. «Агроном-бакча» генераль директоры Андрей Коновалов билгеләвенчә, компания студентларның сезонлы эшендә аграр тармакта һөнәри карьера төзүгә беренче адымны күрә.
 
"Молодежная газета" сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас