Быел республикада Русия Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналар 2 августта 10:00 сәгатьтә Җиңү паркында һәм 11:30 сәгатьтә «Волна»паркында чәчәкләр салудан башланачак.
"Патриот" паркында иртәдән үк бай программа эшли башлаячак. 09.30 сәгатьтә һава-десант гаскәрләре ветераннары «Геройлар узышы» экстремаль йөгерешендә катнашачаклар, рухи көч һәм сугышчан чыныгу күрсәтәчәкләр. 10.00 сәгатьтән кунакларны интерактив һәм күргәзмә мәйданчыклары, республиканың иҗат коллективлары чыгышы көтә.
13:00 сәгатьтән тамашачыларны «Как воюет десант», «Первушино» пилотаж төркеме чыгышлары, парашютчылар сикерүләре көтә.
13:30 сәгатьтә башланачак концерт программасы бәйрәмнең кульминациясенә әвереләчәк.