Яңалыклар
20 Июля , 05:55

«Рәхәттә» рәхәт булачак!

25 – 26 июльдә Уфаның «Кашкадан» паркында «Рәхәттә» дип аталган V Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтәчәк.

«Рәхәттә» рәхәт булачак!«Рәхәттә» рәхәт булачак!
«Рәхәттә» рәхәт булачак!

Чара быел бишенче тапкыр үткәрелә. Оештырылган вакыттан алып ул җирле фестивальдән мунча индустриясенең эре дискуссион, гыйльми һәм күргәзмә мәйданына әверелде. Беренче тапкыр 2022 елда  Кырмыскалы райнында үткән «Рәхәттә» 500ләп белгечне үзенә җыйган булса, быел исә фестивальне оештыручылар 15 меңнән артык кунак көтә.

         Шулай дип белдерделәр матбугат киңәшмәсендә БР Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, «Евразия мунча федерациясе» директоры Кристина Бугрова һәм БР эшкуарлык һәм туризм министры  Светлана Верещагина.

         Фестиваль географиясе елдан-ел киңәя. Русиядән тыш, Белоруссия, Таҗикстан, Казахстан кунаклары килүе көтелә. Үткән елларда Германиядән дә катнашучылар булган.

         Быел фестиваль 18 гектар мәйданны колачлаячак һәм берничә төп юнәлешне үз эченә алачак. Шуларның берсе – мунча шәһәрчеге. Анда Подольск, Чиләбе, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән мунча җитештерүчеләр экспозицияләре урын алачак. Фестивальгә килгән кунаклар мобиль мунчаларны сынап карый алачак.  Махсус кунак – кедр мунчасын тәкъдим итүче «Сабантуй» компаниясе.

         Эшлекле һәм һөнәри программалар да игътибарны җәлеп итәчәк. 25 июльдә коллектив чабыну буенча Русия чемпионаты финалы программаның иң югары ноктасы булачак. Иң яхшы командалар исеменә лаек булу өчен Екатеринбург, Казан, Самара, Глазов һәм Мәскәү командалары ярышачак.

         Спорт һәм фитнес нокталары кызыклы чаралар тәкъдим итәчәк. Актив кунаклар өчен «Кашкадан кубогы»на мини-футбол, пляж волейболы, стрит-баскет һәм теннис буенча ярышлар оештырылачак. СВОда катнашучылар һәм диңгез пехотасында хезмәт иткәннәр өчен махсус волейбол турниры оештырылачак.  Ә фитнес-зонада балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр күңел ачу мөмкинлеге тудырылачак. Гастрономия өлеше исә үзенең сирәк очраучы сый-нигъмәтләрен тәкъдим итәчәк.

            Быелгы фестиваль яңалыкларының берсе – «Озын гомерлелек» программасы. Биредә теләгән һәркем үзенең биологик яшен билгеләү һәм сәламәтлек торышын бәяләү мөмкинлегенә ия булачак.

            «Рәхәттә» мунча фестивале елдан-ел популярлаша, кызыклы була бара, шуңа да ул башкала халкының һәм кунакларның иң яраткан чараларының берсенә әверелде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас