16 июльдә Nordwind Airlines Уфадан Сухумга туры рейслар җибәрә - иртәгә авиакомпаниянең очыш программасы «Уфа – Сухум»маршруты буенча турыдан-туры даими очышлар белән тулыландырылачак. Очышлар 189 пассажир урыны булган уңайлы Boeing-737-800 һава судносында башкарылачак, юлдагы вакыт 3 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Уфадан Сухумга беренче рейс йөкләнеше 100% тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, быел май аенда шулай ук «Руслайн»авиакомпаниясе Сухумга очыш программасын ачты. Алар рейсларны пәнҗешәмбе көннәрендә башкара.
Туры авиаэлемтә ачу инициативасы белән республика башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады, ул моны Абхазия президенты белән очрашу вакытында әйтте. Хәбиров берничә тапкыр Башкортстан өчен Абхазия ышанычлы партнер һәм рухы буенча якын республика булып кала, ә туры рейс туризмга һәм эшлекле элемтәләргә этәргеч бирә, дип белдерде. Яклар ял итүчеләрнең сәфәрләрендә генә түгел, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә исәпли. Моннан тыш, республика хакимияте пенсионерлар өчен «Башкорт-абхаз озын гомерлелеге» социаль туризм программасын финанслау турында карар кабул итте.
Фото: "Башинформ".