Яңалыклар
14 июль , 16:24

“Түрә һөнәрен алыштыра”

Министр үзен эретеп ябыштыручы ролендә сынап караган.

https://vk.com/mintrudrbhttps://vk.com/mintrudrb
Фото:https://vk.com/mintrudrb

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников, “түрә һөнәрен үзгәртә” акциясендә катнашып, үзен эретеп ябыштыручы ролендә сынап караган.

– Эретеп ябыштыручы – безнең гаилә һөнәрләренең берсе. Минем әтием Михаил Мельников Нөгеш сусаклагычын төзүдә катнаша. Слесарь өйрәнчеге була, кичке мәктәптә укый, механикалаштырылган эшләр идарәсендә иң яхшы эретеп ябыштыручы була. Шуңа бу һөнәр миңа якын. Оста улы буларак, миңа яшьләрнең бу шәп һөнәргә кызыксынуының артуы күңелгә җылылык бирә. Моны “Һөнәре буенча иң яхшысы” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” номинациясендә катнашучыларның күп булуы да раслый, – ди Юрий Мельников.

Әйткәндәй, хәзер хезмәт базарында квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ өстенлек итә – бу барлык тәкъдимнәрнең 70 проценты, диләр Хезмәт министрлыгында. Эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ бигрәк тә төзелеш сезонында югары. Бүгенге көндә хезмәт базарында 31 мең кешегә ихтыяҗ булса, шуларның 1,3 меңе эретеп ябыштыручыларга туры килә. Бу перспектив белгечлекне “Кадрлар” милли проекты кысаларында бушлай үзләштерергә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас