Яңалыклар
14 Июля , 14:33

95нче бензин кайда?

Соңгы көннәрдә күп заправкаларда 95нче маркалы бензин юк, ди водительләр. 

ural56.ruural56.ru
Фото:ural56.ru

Соңгы көннәрдә Башкортстанда 95нче маркалы бензин белән проблемалар күзәтелә.

Водительләр “Башнефть” заправкаларының мәгълүмат таблоларында 95нче бензин турында мәгълүмат булмауга зарлана. Бу хакта Республика белән идарә үзәге БСТда уздырган брифингта да сүз күтәрелде.  

Чарада катнашкан экспертлар – республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбаары Олег Тыщенко һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова – дәгъваны гадел дип таныды. Алар әйтүенчә, әлеге вакытта бу мәсьәлә буенча компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла.

95нче бензин кытлыгына килгәндә, ул җитештерү технологиясе белән бәйле. Ә 92нче марканы эшләп чыгару җиңелрәк.

Экспертлар сүзләренчә, якындагы 2-3 көндә бензинга бәйле хәл беренче чиратта Уфа, Стәрлетамак кебек эре шәһәрләрдә, ә аннары тоташ республикада җайга салыныр дип күзаллана. Кечерәк АЗС җитәкчеләренә күбрәк җаваплылык күрсәтергә һәм водительләргә вакытында хәбәр бирергә киңәш ителде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас