Яңалыклар
12 Июля , 02:00

Владимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты

РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Русия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.   

Владимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга куштыВладимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты
Владимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән, башкару вакыты – агымдагы елның 1 декабре.

Бу йөкләмә, башкалары кебек үк, Президент каршындагы Советның рус телен һәм РФ халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча июньдә узган утырыш йомгаклары буенча бирелгән.

Ул вакытта Путин, аерым алганда, балалар лагерьларында рус теле һәм әдәбияты буенча сменалар оештырырга, шулай ук федераль югары уку йортларында рус теле һәм әдәбияты факультетларын булдырырга тәкъдим иткән иде.

Моннан тыш, утырышта «Русия халыкларының әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясен нәшер итү хакында фикер алыштылар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен үз эченә алган томны 2027 елда бастырып чыгару планлаштырыла.

Фото: kremlin.ru.

Владимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты
Владимир Путин мөһим мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас