Яңалыклар
10 Июля , 18:03

“Канатлы ат” дусларын җыйды

Дүртөйле районында узган фестивальдә 120дән артык ат ярышты.

https://vk.com/durtulinskiyhttps://vk.com/durtulinskiy
Фото:https://vk.com/durtulinskiy

 Узган шимбә Дүртөйле районында бик матур чара – “Канатлы ат” фестивале узды. Бу көнне һава торышы да алдан заказ биргән кебек иде: салкынча көннәрдән соң эссе җәй хакимлек итте.

Сабантуй мәйданы җыр-моңга, күптән күрешмәгән дус-туганнарның очрашу шатлыгына, ярышларда катнашучыларның һәм көярмәннәрнең дәртле тавышларына күмелде. Кәсепчеләр үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Бәйрәмнең төп бизәге, әлбәттә, ат чабышлары булды. Шуның өчен дә бәйрәм урыны итеп Дүртөйле янындагы Тратау – “Аргамак” ат спорты комплексына караган сабантуй мәйданы – сайланган иде.

Шуны да әйтеп үтәсе килә: быел Дүртөйле районында дүртенче тапкыр уздырылган “Канатлы ат” спорт ярышлары моннан ике дистә ел элек барлыкка килгән иде. Элек ул республиканың төрле ипподромнарында үткәрелсә, хәзер җайдаклар Дүртөйледә очраша.

Бу көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эш сәфәре белән Дүртөйлегә килүе һәм “Канатлы ат” фестивален ачуы бәйрәмгә аерым бер мәртәбә өстәде. Төбәк җитәкчесе Дүртөйле районының иң яхшы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Башкортстаннан сенатор Олег Голов, Дүртөйле хакимияте башлыгы Риф Йосыповның чыгышларыннан соң ат чабышларына старт бирелде.

Чабышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән 120дән артык ат катнашты. Алар арасында Удмуртия, Свердловск, Ырынбур, Төмән өлкәләреннән, Краснодар, Пермь крайларыннан, Татарстан Республикасыннан җайдаклар бар иде. Хәтта Казахстаннан да килделәр.

Тәүдә өч һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге токымлы атлар Республика Башлыгы Призына көч сынашты. Кызу ярышта Чишмә районыннан Фидан Гайфуллин җиңүче булы. Икенче урынга Дүртөйле районыннан Вадим Сәлимханов чыкты, өченчелек – Казахстан спортчысы Ришат Мостафинда. Җиңүчеләрне Радий Хәбиров шәхсән үзе бүләкләде.

Аннары, сенатор Олег Голов, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Дәүләтбаев, Дүртөйле хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Советлар Союзы Герое В.Горшков, Социалистик Хезмәт Герое Р. Еникеев, МХО катнашучылары, “Траст-Инвест Дүртөйле” җәмгыяте призларына ярышлар узды. Чиста канлы чабышкылар, җитез юртаклар һәм чыдам башкорт атлары чабышын меңләгән пар күз сокланып күзәтте. 500 метр дистанциягә кечкенә пониларның узышы исә бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде.

Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән спорт һәм милли ярышларда катнаша алды. Көч спорты төрләрен яратучылар мас-рестлинг һәм көч экстримы буенча турнирга җыелды. Денис Ваһапов, Эльбрус Нигъмәтуллин кебек баһадирларның чыгышын тамаша кылу үзе бер истәлекле мизгел булды. 

Сабантуй җыр-биюләр белән үрелеп барды. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның чыгышын карар өчен генә килүчеләр дә булгандыр, мөгаен.

Төбәк җитәкчесе брендлы фестивальләр территорияләрне үстерүдә зур роль уйный дип ассызыклады.

– Мин фестивальне фестиваль хакына уздыру тарафдары түгелмен. Һәр чараның үз икътисадын һәм дөрес мәгънәсен булдыруны күз уңында тотып эш итәргә кирәк, ул кешеләргә кызык булырга тиеш. Бүген ат бәйрәменә район халкы гына җыелмады. Тоташ республикадан, хәтта күршеләребездән дә кунаклар килде. Димәк, бу фестивальне кешеләр яраткан, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Бу сүзләргә дәлил эзлисе түгел. Мәсәлән, бәләбәйлеләр Риф Йосыповның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә болай дип язган: “Чараны югары дәрәҗәдә уздырганыгыз өчен Сезгә һәм оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә! Бердәм эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз барыбызда да онытылмас тәэссоратлар калдырды. Әзерлектән башлап финал аккордларына кадәр барысы да уйланылган. Аеруча бәйрәмнең мохитен билгелисе килә – ул позитив, дустанә һәм гармония белән тулы иде. Ихтирам һәм рәхмәт белән, Бәләбәй районы делегациясе”.

Әйткәндәй, бу көнне Радий Хәбиров Дүртөйле районыннан махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе хәрбиләрдән аларның туганнары ничек яшәве, өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Сугышчылар гуманитар конвойлар, даими игътибар һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтелүе өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Анда “Әсән” позывнойлы яугир, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов та катнашты. Ул МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан иде. Җырчы Җиңүне якынайтучы алгы сызыктагы сугышчыларыбызга рәхмәт белдерде, ә якташларына көч һәм сабырлык теләде.

https://vk.com/durtulinskiy
https://vk.com/durtulinskiy
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
https://vk.com/durtulinskiy
https://vk.com/durtulinskiy
https://vk.com/durtulinskiy
Язгөл Сафина.
Фото:https://vk.com/durtulinskiy
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас