

Июль тормышка шактый гына үзгәрешләр алып килә. Яңа закон-кагыйдәләрнең күбесе мошенниклыкка каршы көрәшкә һәм хәвефсезлекне арттыруга юнәлтелгән.
Социаль өлкә
Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән районнарда яшәүче пенсионерларга яшәү урынын ел саен расларга кирәкми хәзер. Бу өйдә яки “Русия почтасы” бүлекчәсендә пенсия алучыларга кагыла. Яңа норма стационар социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук холык төзәтү һәм медицина учреждениеләрендәге пенсионерларга да кагыла.
Әйткәндәй, Русия Социаль фонды яңа тәртип буенча эшли башлады. Дәваханә, балалар пособиеләре һәм башка социаль ярдәм чаралары түләүләрен билгеләү өчен мәгълүмат алу алгоритмы үзгәрде. Хәзер фонд, беренче чиратта, гражданнарның шәхси счетларында булган мәгълүматка мөрәҗәгать итәчәк. Әгәр мәгълүматлар җитәрлек булмаса, ул эш бирүчегә яки хезмәткәрнең үзенә запрос җибәрәчәк. Гражданнар өчен бу азрак документлар бирергә кирәк булачак дигәнне аңлата, чөнки мәгълүматларның күп өлеше автомат рәвештә алыначак. Эш бирүчеләргә, үз чиратында, фонд сорауларына оператив җавап бирү бурычы йөкләнә.
Ерактагыны сатасы булса
1 июльдән Русиядә күчемсез милеккә хокукларны дистанцион рәсмиләштерүнең яңа форматы рәсми рәвештә эшли башлады. Хәзер гражданнар электрон документларны Росреестрга тапшырганда үз шәхесләрен Бердәм биометрик система һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза ярдәмендә раслый ала. Ягъни милек хокукының күчүен теркәү өчен МФЦ яки нотариуска шәхсән килү мәҗбүри түгел. Моның өчен алдан рәсмиләштерелгән биометрия (йөз сурәте һәм тавыш) һәм гамәлдәге электрон имза булу да җитә. Яңа опцияне электрон рәвештә биреп була торган теләсә нинди алыш-бирешләрне (сату-алу, бүләк итү, алмашу, өлешләр бүлеп бирү, шулай ук ипотека алыш-бирешләре) башкарганда кулланырга мөмкин. Яңа ысул белән файдаланыр өчен, “Госуслуги Биометрия” кушымтасы аша алдан биометрия тапшырырга кирәк. Моңа хокуклары булган банк бүлекчәләрендә яки күп функцияле үзәкләрдә дә моны эшләп була.
Шуны әйтергә кирәк: теркәү органына шәхсән барырга кирәк булган гадәти алым да тулысынча саклана. Ә биометрик алым – ул башка урында яшәгән яки ниндидер сәбәпләр аркасында шәхсән килә алмаган кешеләр өчен алмаш мөмкинлек.
Акча күчерим, дисәң
1 июльдән Тиз түләүләр системасы (СБП) аша акча күчергәндә һәм түләүләр башкарганда ИНН күрсәтү мәҗбүри була башлады. Хәер, без, гади кулланучылар, бу үзгәрешне бөтенләй сизмәячәкбез икән. Һәр акча күчергән саен ИННны язып торырга кирәк түгел. Финанс оешмалары бу мәгълүматны автомат рәвештә Милли түләү карталары системасы инфраструктурасы аша алмаша.
Яңалыкның төп максаты – дропперлар белән көрәш. Исегезгә төшерәбез: дроппер – ул, мошенникларга урланган акчаларны кулакчага әйләндерү өчен, үз банк карталары һәм счетларына керү мөмкинлеген бирүче кеше. ИНН күрсәтелгәндә, дропперларга банк лимитларын һәм чикләүләрен урап узу мөмкинлеге сизелерлек катлауланачак, диләр.
Күпләр бу яңалыкка шикләнеп карарга мөмкин. Экспертлар аңлатуынча, СБП кысаларында ИНН күрсәтелү – ул акча күчерү турындагы мәгълүматны салым органнары ачыклап торачак дигән сүз түгел. Бу –операциядә катнашучыларны ачыклау өчен банклар тарафыннан кулланыла торган техник реквизит кына. Физик затлар арасындагы акча күчерүләргә элеккечә салым салынмый, һәм Федераль салым хезмәте бу схема аша аларга турыдан-туры керү мөмкинлеген алмый.
Банклар һәм кредитлар
Хәзер банклар һәм микрофинанс оешмалары кредит тарихлары бюросыннан мәгълүмат алуның киңәйтелгән мөмкинлегенә ия. Бу клиент исеменә аның ризалыгыннан башка займ рәсмиләштерү омтылышларын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, кредит тарихының төп өлешенә хәзер кредиторлар белән хезмәттәшлек итүнең барлык этаплары турында җентекле белешмәләр кертелә: мәсәлән, куллану кредиты сорап мөрәҗәгать итү факты, сорала торган сумма, банкның хуплау яки кире кагу сәбәпләре һәм башкалар. Банклар һәм микрофинанс оешмалары бу мәгълүматларны кредит тарихлары бюросына 30 минут дәвамында тапшырырга тиеш.
1 июльдән 14тән 18 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары һәм попечительләре банклардан яшүсмер исеменә ачылган счет һәм вкладлар буенча белешмәләр соратып алу хокукына ия. Үсмерләрнең законлы вәкилләре турындагы белешмәләрне банклар дәүләт мәгълүмат системаларыннан электрон рәвештә алачак. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, бу чара ата-аналарга балаларының финанс операцияләрен вакытында күзәтергә һәм аларны җинаятьчел схемаларга җәлеп итү омтылышларыннан якларга мөмкинлек бирәчәк.
1 июльдән Үзәк банк заем алучыларның түләү сәләтен бәяләү өчен 10 процентлы дисконтлаучы коэффициент кертә. Моңа кадәр кеше үз керемен анкетада күрсәтә һәм банк аны исәп-хисапка кабул итә ала иде, хәзер рәсми булмаган керемнәр түбәнәйтүче коэффициент белән исәпкә алыначак. Гади итеп әйткәндә, әгәр заемщик үз керемен документаль рәвештә раслый алмаса, банк исәп-хисапка белдерелгән сумманың 90 процентын гына кабул итәчәк. Калган 10 процент “киселәчәк”. 2027 елның 1 июленнән гадиләштерелгән алымнан тулысынча баш тартырга һәм бары тик рәсми расланган керемнәрне генә исәпкә алырга уйлыйлар.
Тимер юл билетлары
Тимер юл транспорты өчен билетларны күпләп сатып алучылар һәм аларны арттырылган бәядән сатучылар ишәеп киткән. Ташучы яки аларның рәсми агенты булмаган затларга электрон тимер юл билетларын коммерцияле рәсмиләштергән өчен 26 июльдән административ җаваплылык кертелә. Мондый “алыпсатарлар” өчен максималь штраф күләме 500 мең сум тәшкил итәчәк.