

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 2008 елдан бирле үткәрелә һәм 2022 елда РФ Президенты Владимир Путин аны рәсмиләштерү турында указга кул куйды.
Башкортстангда бу бәйрәм ел саен Бөре шәһәрендә үткәрелә. Быел ул җиденче тапкыр үтте.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Бөредә үткән бәйрәм фестивалендә катнашты. “Гади булмаган вакытта һәр кешегә терәк кирәк. Без аны туганнарыбызда, якыннарыбызда, шулай ук, зур, күпмилләтле илебездә табабыз. Бүген алдыбызда зур максат – егетләребез өйләренә тере һәм имин кайтуы мәнфәгатендә барысын да Җиңү өчен эшләү. Моның өчен терәк булу һәм мәхәббәт мөһим”, - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров күп балалы гаиләләрне, үрнәкле парларны, олы йөрәкле аналарны тәбрикләде.
Радий Фәрит улы 50 ел бергә гомер кичергән Наталья һәм Александр Первшевскийларны, шулай ук яңа никахка керүче махсус хәрби операцядә катнашучы Константин Гребенщиков белән Карина Дьяконованы яңа гаилә корулары белән котлады.
“Гаилә һәм балалар белән дус” брендлы награда Дүртөйле шәһәре хакимияте башлыгы Илмир Гәрәевка тапшырылды.
Фото: bashinform.ru