

Башкортстанда 3 меңгә якын втомобиль, шул исәптән 532 автобус табигый газда эшли.
ГАИ мәгълүматлары буенча, ел башына Россиядә газда эшләүче 2,3 миллион автомобиль теркәлгән. Башкортстанда 1 млн 700 меңнән артык транспорт чарасы газда йөри. Ел саен экологик автомобильләр саны арта. 2024 ел белән чагыштырсак, мондый машиналар 697 гә арткан. Шул ук вакытта бөтен республика буенча автомашиналарга газ моторлы ягулык салу станцияләре челтәре дә үсә. Башкортстанда мондый заправкалар инде 72.
01 - Табигый газны ягулык сыйфатында куллану-ул экологик, заманча һәм экономияле. Шуңа күрә Башкортстанда транспортны газ-мотор ягулыгына (метанга) үзгәртеп кору белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә субсидияләр бирелә. Шуның нәтиҗәсендә автомобильләрне газга үзгәртеп кору буенча хезмәтләр арзанрак булачак, - дип сөйләде Башкортостан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова. .Субсидияләр алу өчен шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү Порталы аша гариза бирергә кирәк. Субсидия алуга гариза Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгы тарафыннан сайлап алу игълан ителгәндә бирелә. Аны 2026 елның август-сентябрь айларында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Фото: news.myseldon.com