

Радий Фәрит улы балаларны сәламләде һәм Русия халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуда фольклориаданың әһәмиятен билгеләп үтте.
- Без сезне Уфада шундый якты, талантлы, матур итеп күрүебезгә бик шатбыз. Мөгаен, безнең республикада Русиянең барлык почмакларыннан шулкадәр балалар җыелмагандыр. Башкортстан өчен дә бу фестиваль – үзенчәлекле бәйрәм, - диде төбәк җитәкчесе. - Мин беләм, сезнең күбегезнең әтиләре махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үтиләр. Без барлык яугирләребезне җиңү белән исән-имин өйләренә кайтуларын көтәбез.
Аннары очрашу әңгәмә форматында дәвам итте. Балалар Радий Хәбировтан балачакта кем булырга теләве, һөнәр сайлаганда нәрсәдән чыгып эш итүе, республика Башлыгы булу никадәр катлаулы һәм гаиләгә вакыт каламы икәнлеге белән кызыксындылар.
Күмертаудан башкорт җырларын яшь башкаручы Әнвәр Вахитов Радий Хәбировның эш кабинетына барырга хыяллануы турында сөйләде. Башкортстан Башлыгы малайны Республика йортына чакырды.
Очрашуның дулкынландыргыч мизгеле булып Курск өлкәсеннән Ариадна Шестопалованың иҗади номеры булды. Фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә аның гаиләсенә туган Суджасын ташлап китәргә һәм өйләрендә уникаль халык костюмнары һәм борынгы музыка кораллары коллекциясен калдырырга туры килә. Авыр сынауларга карамастан, Шестопаловлар иҗат белән шөгыльләнүләрен, үз төбәкләренең традицияләрен саклауларын дәвам итәләр. Очрашу вакытында алар гаилә башлыгы Евгений Шестопалов үз куллары белән ясаган музыкаль уен кораллары – күгиклләрдә номер башкардылар.
Төбәк җитәкчесе республиканың фольклориадага ничек әзерләнүе турында да сөйләде.
– Бөтен илдән мең иң талантлы бала киләчәген белгәч, сезгә Башкортстанда булу турындагы иң җылы истәлекләрне бүләк итәргә булдык, - дип ассызыклады ул. – Без барлык кирәкле шартларны - уңайлы яшәү, туклану, экскурсияләр, куркынычсызлыкны тәэмин иттек.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фольклориадада катнашучыларның барысы да республикадан «Урал батыр»башкорт эпосының уникаль басмасын бүләк итеп алдылар.
– Бу китапта – халкыбызның җаны, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Шулай ук республика Башлыгы Салехардтан булган катнашучы Лев Хоротэттоны туган көне белән котлады. Аңа 12 яшь тулган.
_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе Башкортстанда балалар иҗат фестивален уздыруның мөһимлеге турында сөйләде.
- Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Сүз бит талантлы балалар турында бара - алар җырлый, бии, мәдәниятләренә тугры һәм үзләре үк милли традицияләрне саклаучылар, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.