

Бөтен Русия буенча мәктәп укучылары һәм студентлар өчен җәмәгать транспортында йөрүгә бердәм ташламалар кертергә кирәк, дип саный РФ Дәүләт Думасы депутатлары. Шулай итеп, мәктәп укучылары өчен транспорт ел әйләнәсе буена түләүсез булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрәләр. Ә студентлар өчен - шәһәр һәм кала яны транспортына 50 процент ташлама белән.
Хәзерге вакытта исә ташламалар төбәкләр тарафыннан билгеләнә һәм алардан читтә гамәлдә түгел. Инициатива гаиләләргә финанс йөкләнешен киметүгә һәм бөтен ил күләмендә бертигез шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Сезгә идея ничек? Бөтенебезнең дә мәктәп балалары булганда, студент вакытта "зайцем" да йөргән бардыр транспортта...
Фото: "Башинформ".