Яңалыклар
25 июнь , 10:48

“Балалар фольклориадасы онытылмаслык яхшы тәэссоратлар бүләк итәчәк”

Владимир Путин III Бөтенрусия балалар фольклориадасы катнашучыларына сәламләү юллады.

https://vk.com/folkloriadehttps://vk.com/folkloriade
Фото:https://vk.com/folkloriade

Русия Президенты Владимир Путин III Бөтенрусия балалар фольклориадасын оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады.

Кремльнең рәсми сайтында бастырылган Президент сәламләвендә менә нәрсә әйтелә:

“Кадерле дуслар! Сезне Уфада, Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза торган III Бөтенрусия балалар фольклориадасында сәламлим.

Бу искиткеч дуслык һәм иҗади аралашу бәйрәмен үткәрү идеясе биредә, Башкортстанда тууы символик мәгънәгә ия, һәм бүген күпмилләтле, кунакчыл республиканың башкаласы илебезнең төрле төбәкләреннән меңнән артык яшь талантны җылы каршы ала.

Ышанам ки, III Бөтенрусия балалар фольклориадасы зур уңыш белән узачак, тамашачыларны фольклор, бию, хор коллективлары чыгышлары белән таныштырачак, барысына да онытылмаслык яхшы тәэсирләр бүләк итәчәк. Һәм, әлбәттә, җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, күпмилләтле мәдәниятебез кыйммәтләрен үстерүгә хезмәт итәчәк".

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас