Башкортстан һәм Үзбәкстан туроператорлары туризм өлкәсендәге ниятләр турындагы 60 тан артык беркетмәгә кул куйды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2026 елның 18-21 июнендә Эшмәкәрлек һәм туризм министры Светлана Верещагина җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасында булды. Делегация составына Башкортстанның сигез туристик компаниясе: «Мир без границ», «Хәзинә тур», «Республика путешествий», «Восток тур», «Центр экскурсий «Сөләйман Трэвэл», «Пилигрим», «Бөре сәүдәгәрлеге» һәм «Туган Як Тревел» гид-үзәге җитәкчеләре керде. Ташкент өлкәсендә өлкәнең туризм, мәдәният, мәдәни мирас һәм массакүләм коммуникацияләр мәсьәләләре буенча хоким урынбасары Җәмшид Хәким улы Бабажанов һәм Паркент районы хокимы Сардор Дадажонович Исакулов белән эшлекле очрашулар узды. Моннан тыш, Сәмәрканд өлкәсенең туризм идарәсе башлыгы Җурабәк Бәхриддин улы Суюнов белән эшлекле киңәшмә уздырылды.