Яңалыклар
19 Июня , 14:45

Башкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасында

Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезоны кысаларында 2026 елгы заявкалар кампаниясенә йомгак ясалды.

Башкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасындаБашкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасында
Башкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасында
 
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезоны кысаларында 2026 елгы заявкалар кампаниясенә йомгак ясалды. Быел фестивальнең төп тематикасы Русия халыкларының бердәмлеге елына багышланган.
Фестивальдә катнашуга барлыгы 400 гариза бирелгән. Башкортстан  активлык буенча лидер булды - безнең төбәктән талантлы рәссамнардан 117 гариза тапшырылды.
Урам сәнгате өлкәсендә төбәк һәм федераль экспертлардан торган эксперт жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча фестивальнең сайлап алу этабының җиңүчеләре түбәндәгечә:
  " Башкорт кызы ат белән", Алмаз Заһретдинов (Башкортстан Республикасы);
  «Созидатели", Илья Белов (Марий Эл Республикасы);
  «Ине Нармунь: мордва фольклорында дөньялар арасындагы күпер», Анна Жаркова (Мордовия Республикасы);
  «Гаилә традицияләре», Александр Попов (Татарстан Республикасы);
  "Табын", Дмитрий Костицын (Удмуртия Республикасы);
  «Ат – бердәмлек символы», Алексей Чернов (Чуваш Республикасы);
  «Буыннар бәйләнеше», Мария Нестеркина (Пермь крае);
  «Яхшы күршеләр төбәге», Михаил Коробейников (Киров өлкәсе);
  «Бердәм эпос бишеге», Екатерина Парюшкина (Түбән Новгород өлкәсе);
  «Халыклар дуслыгы», Сергей Ковтун (Ырынбур өлкәсе);
  «Русия халыклары бердәмлеге», Анастасия Гуляева (Пенза өлкәсе);
  «Наз», Семен Ефентьев (Самара өлкәсе);
  «Бер илнең йөзләре», Иван Сергеев (Саратов өлкәсе);
  "Сембер чебурашкасы", Марат Петров (Ульяновск өлкәсе).
Сәнгать эшләрен төшерү 2026 елның җәендә узачак. Аларны иҗат итү процессын formartpfo.ru проект сайтында күзәтергә мөмкин .
Җиңүчеләрнең исемнәрен йомгак ясау тантанасында игълан итәчәкләр, ул 2026 елның августында Киров шәһәрендә узачак. I, II һәм III урыннарны яулаучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 100 мең сумнан алып 200 мең сум күләмендә грантлар алачак.
Белешмә:
«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале округта 2020 елдан Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм нәфис бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә. 
Башкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасында
Башкортстан - фестиваль җиңүчеләре арасында
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас