Яңалыклар
18 Июня , 08:38

“Мин башкортча сөйләшәм”

26 июньдә Уфада шул исемдә фестиваль узачак.

26 июньдә Уфаның Арт-КВАДРАТ җәмәгать киңлегендә “Мин башкортча сөйләшәм” фестивале узачак.

Тел, музыка, иҗат һәм заманча башкорт мәдәниятен берләштерүче чара open-air концерт форматында оештырыла. Ул заманча музыка, җанлы аралашу һәм мәдәни багланышлар аша башкорт телен популярлаштыру мәйданчыгы булачак.

Проектның төп максаты – башкорт теленең милли мирасның мөһим өлеше генә түгел, ә хәзерге заман шәһәр мәдәниятенең табигый теле булуын да күрсәтү.

Фестивальнең тарихы 2019 елда башланды. Быел ул өченче тапкыр уза. 2024 елгы фестиваль аеруча уңышлы булды, диләр оештыручылар. Ул белем бирү һәм иҗат мәйданчыкларын, мастер-классларны, театр куелышларын, шигъри чыгышларны үз эченә алды. Көн дәвамында катнашучылар башкорт гореф-гадәтләре, һөнәрләре һәм мәдәнияте белән танышты, ә кичке open-air концертка 8000нән артык тамашачы җыелды. Фестиваль җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде һәм республика халкының башкорт телен популярлаштыруның заманча форматларына зур кызыксынуын раслады.

2026 елда оештыручылар проектның музыкаль өлешенә төп басым ясый. Кунакларны ачык һавада башкорт телендә эшләүче заманча башкаручылар катнашлыгында масштаблы концерт көтә. Фестиваль музыка, иҗат һәм җанлы атмосфера аша башкорт теленә кызыксынуны ныгытуга, яшьләр арасында туган телнең уңай образын формалаштыруга һәм заманча милли мәдәниятне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Әйткәндәй, фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.

Чарага керү ирекле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас