Яңалыклар
18 Июня , 14:37

“Медиклар җилкәсенә катлаулы сынаулар ята”

Радий Хәбиров Башкортстан медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 18 июньдә, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Төбәк җитәкчесе республика табибларын һәм шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

–  Сезгә бик зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Безнең төбәктә медицина хезмәткәрләре 50 меңгә якын. Башкортстанның бөтен халкын күздә тотсаң, алай күп түгел. Әмма нәкъ менә сез республикабыз халкының сәламәтлеген билгелисез.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, медиклар җилкәсенә катлаулы сынаулар ята.

– Коронавирус пандемиясе вакытын һәрвакыт искә төшерәм, ул безнең сәламәтлек саклау системасының ныклыгына сынау булды. Һәм без бу катлаулы чорда сезнең батырлыгыгызны беркайчан да онытмаячакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Ял итәргә дә өлгермәдегез, махсус хәрби операция башланды, башка бурычлар барлыкка килде. МХОда катнашкан, яңа территорияләргә ярдәм иткән, хәрби бурычларын үтәүче егетләребезне дәвалаган, ярдәм иткән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Моның өчен сезгә түбәнчелек белән баш иябез!

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, бу еллар эчендә республиканың сәламәтлек саклау системасын шактый ныгытуга һәм модернизацияләүгә ирешелгән.

Төбәк җитәкчесе республика Сәламәтлек саклау министрлыгы командасына, белгечләр әзерләүче медицина вузлары һәм көллиятләре коллективларына, шулай ук тармакның яшь буынына бәяләп бетергесез тәҗрибә тапшыручы ветераннарына рәхмәт белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас