Яңалыклар
17 Июня , 14:11

"Халыклар бердәмлеге - Ватанны саклаучы төп көч"

17 июнь көнне республиканың идарә үзәгендә Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров милләтара мөнәсәбәтләр буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет утырышын үткәрде.

"Халыклар бердәмлеге - Ватанны саклаучы төп көч""Халыклар бердәмлеге - Ватанны саклаучы төп көч"
"Халыклар бердәмлеге - Ватанны саклаучы төп көч"

17 июнь көнне республиканың идарә үзәгендә Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров милләтара мөнәсәбәтләр буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет утырышын үткәрде. Анда Совет әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә - махсус хәрби операция шартларында милләтара тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре.

– Илебез тарихы хәлиткеч чорда халыклар бердәмлеге Ватанны саклауның төп көченә әверелүен күрсәтә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров утырышны ачып. – Махсус хәрби операцияләрдә төрле милләт һәм дин сугышчылары үз бурычларын иңгә-иң куеп үтиләр. Ә без уртак тырышлык белән аларга ярдәм итәбез, җиңү өчен барысын да эшлибез.

Республика Башлыгы СВО шартларында милләтара низаглар кузгатуга каршы тору аеруча мөһим, дип билгеләп үтте.

-Заманча чакырулар өр-яңа алымнар куллануны таләп итә. Безгә еллар буе уңышлы хезмәт иткән методларны цифрлы технологияләр, ясалма интеллект кулланып тулыландырырга кирәк. Җирле үзидарә органнары халык белән эшнең алгы сызыгында. Алар беренче булып милләтара характердагы теләсә нинди конфликтлы хәлләр һәм куркынычлар турында беләләр. Район һәм шәһәр администрацияләре башлыкларына муниципалитетта милли сәясәтне гамәлгә ашыру өчен җаваплы үз урынбасарларының һөнәри компетенциясенә бәя бирергә киңәш итәм. Республика Башлыгы администрациясенә методик һәм хокукый ярдәм күрсәтергә, бу эшне контрольдә тотарга кирәк.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас