Яңалыклар
17 Июня , 14:16

Батыр эзләрен саклаган җирдән көч алып

Башкортстанның Салават районындагы Тәкәй авылында Салават Юлаевны искә алдылар.

Батыр эзләрен саклаган җирдән көч алыпБатыр эзләрен саклаган җирдән көч алып
Батыр эзләрен саклаган җирдән көч алып

16 июнь көнне Салават Юлаевның туган төбәге – Тәкәй авылы халык хәтере һәм горурлыгы үзәгенә әверелде. «Салават җире» тарихи-мемориаль комплексында батыр исемен тарих битләрендәге шәхес кенә түгел, ә юл күрсәтүче йолдыз һәм җиңелмәс рух ныклыгын чагылдырган символ итеп кабул итүчеләр җыелды.

Батырның кенотафы янындагы тантаналы митингта бер-бер артлы эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Районның абруйлы вәкилләре – «Яңгантау» геокурорты генеральный директоры һәм геопарк төзүгә нигез салучы Альфред Акбашев, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Юлия Садыйкова, педагогик хезмәт ветераны Лена Ямалетдинова, «Салават варислары» җәмәгать оешмасы рәисе Виктор Хәкимов, ветераннар советы рәисе Көнсылу Галиева һәм Салават районы башкортлары корылтае рәисе Нәфисә Вахитова җыелган халыкка сәламләү сүзләрен җиткерде. Аларның чыгышлары батырлык һәм Ватанга тугрылыклы мәхәббәткә дан җырлаган бердәм гимн булып яңгырады.

Салаватның шигырьләрен укыган яшь талант, 7нче сыйныф укучысы Арыслан Гайнетдинов чарага аерым җылылык өстәде. Район шагыйре Рүзит Баһаветдинов әсәрләре һәм чәчән Вәдига Дәүләтшинаның чыгышы чарада катнашучылар өчен иҗади бүләк булды. Педагогик хезмәт ветераны Лена Ямалетдинова данлыклы батырыбыз хөрмәтенә дога кылды.

Тантана Салаватның символик каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Аннан соң кунаклар, элекке йола буенча, батыр эзләрен саклаган җирдән көч-куәт алу өчен изге Салават чишмәсенә юл тотты.

 

Батыр эзләрен саклаган җирдән көч алып
Батыр эзләрен саклаган җирдән көч алып
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас