

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Русия көне, Уфа шәһәре көне һәм милли героебыз Салават Юлаев көне алдыннан – бүген, 9 июньдә – республикада яшәүче бер төркем шәхесләргә Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Бүген биредә укытучыларны, галимнәрне, табибларны, аграрийларны, мәдәният хезмәткәрләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны, идарәчеләрне, төрле һөнәр ияләрен сәламләвемә шатмын. Сез үзегезне илебезгә, республикабызга хезмәт итүгә багышлагансыз. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына – аерым сәламләү сүзләре. Без сезнең белән горурланабыз һәм тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез.
Без активистларга, волонтерларга, республиканың барлык битараф булмаган халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, алар алгы сызыкка сугышчылар өчен посылкалар җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, социаль өлкәдә намус белән эшләүче, икътисадыбызны ныгытучы хезмәткәрләргә – рәхмәт. Һәркем үз урынында Җиңү өчен барысын да эшли – бүген республика шуның белән яши”, – дип сәламләде тантанада катнашучыларны Радий Хәбиров.
Ул бүләкләнүчеләрнең кайсыберләрен аерым телгә алды.
“БДМУның гомум хирургия, трансплантология һәм нур диагностикасы кафедрасы мөдире Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков Почет орденына лаек булды. Ул – республикада трансплантология хезмәтен оештыручыларның берсе, өч тапкыр “Алтын скальпель” иясе.
“Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән легендар композитор, хәзерге башкорт композиторлык мәктәбенең иң күренекле вәкилләреннән берсе Рим Мәхмүт улы Хәсәнов бүләкләнә. Хөрмәтле Рим Мәхмүт улы, сезнең күпкырлы иҗатыгыз ватан мәдәниятенең “алтын фондына” керә.
“Русия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме Рамил Нәзиф улы Бәхтизинга бирелә. Аның нефть һәм газ чыгару өлкәсендәге тикшеренүләре нәтиҗәләре илебезнең ТЭК предприятиеләренә кертелде”, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары өчен барлык бүләкләнүчеләргә рәхмәт белдерде.