

“Башкортстан продукты” сыйфат билгесе булган товарларны илнең барлык төбәкләрендә саталар, ә проектта катнашучы 34 компания чит илгә чыгару буенча да уңышлы эшли.
Бу хакта республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
“Башкортстан продукты” проекты төбәкнең 907 предприятиесен берләштерә. 2025 елда 104 җитештерүче дипломант статусына ия булды, ә тиешле логотипны тагын 4,5 мең исемдәге товар төргәгенә урнаштырырга мөмкин.
– Башкортстан продукциясенә ихтыяҗ зур. “Башкортстан продукты” бренды республикада һәм аннан читтә таныла торган сыйфат билгесенә әверелә, – диде Константин Климин.
Радий Хәбиров төбәк җитештерүчеләренә ярдәм иткәне һәм республика товарларын Русия базарына чыгарганы өчен министрлыкка рәхмәт белдерде.
Белешмә:
Тышлыкта “Башкортостан продукты” билгесе булу товарның республикада җитештерелгән чималдан әзерләнүен, ә продукциянең сыйфат һәм хәвефсезлек таләпләренә туры килүен күрсәтә. Маркировкага хокук алу өчен проектка керүгә гариза бирергә кирәк. Анда төбәк җитештерүчеләре бушлай катнаша.