

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Аек авыл” бәйгесе шартларына үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйган. Әле проектны иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим иттеләр.
Документтан күренүенчә, критерийлар яңа демографик һәм социаль-икътисади күрсәткечләр белән тулыланачак. Шулай ук районнарда оештыру комитетлары составларын яңартырга тәкъдим ителә. Проект Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, “Аек авыл” республика конкурсы 2019 елда Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән тергезелде. Җиңүчеләргә, номинациягә карап, 1,5-6 миллион сумлык сертификатлар тапшырыла. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.
Шуны да билгеләргә кирәк, “Аек авыл” проекты Башкортстан Башлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырыла. Әйткәндәй, безнең республикада соңгы елларда грант ярдәме системасы киң таралыш алды. Бу фикерне төбәк җитәкчесе үзе дә әйткән иде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде: “Бездә ныклы гражданлык җәмгыяте барлыкка килде. Коммерцияле булмаган оешмалар кешеләргә төрле юнәлешләрдә реаль ярдәм күрсәтә. Ә безнең бурыч – аларга игелекле һәм мөһим башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм итү”.
“Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” 2019 елда Радий Хәбиров Указы белән булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү.