

Җитте замана, җәмәгать: бүген Уфада урам чистартып йөрүче роботлар пәйда булган.
Шәһәрдә роботлаштырылган җыештыруны реаль шартларда сынап карый башлаганнар. Мондый экспериментның максаты – автоном системаларның нәтиҗәлелеген, икътисади ягын һәм шәһәр мохитендә эшли алуын бәяләү, диләр Уфа мэриясендә.
“Бу – чисталык һәм тәртипнең яңа стандарты. Роботлар арымый, авырмый һәм тәүлек буе эшли. Димәк, башкала урамнары якындагы елларда чистарак була ала дигән сүз. Әгәр роботлаштырылган җыештыруны сынау уңышлы дип танылса, Уфа бу юнәлештә эшләүче Русия шәһәрләренең берсе булырга мөмкин”, – диләр муниципалитетта.
Робот-җыештыручылар урамнарның торышы, җәяүлеләр агымы һәм пычрак урыннар турында мәгълүмат та җыя. Бу мәгълүматлар “акыллы шәһәр” булдырырга ярдәм итәчәк икән.
Әлегә ике аппаратны сыныйлар: берсе – Җиңү паркында, икенчесе кешеләр ял итәргә яраткан популяр урында “эшли”.
Болай булгач, киләчәктә җыештыручыларга эш тә калмасмы икән ни?