Яңалыклар
5 Июня , 08:41

Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!

Иртәгә, 6 июнь көнне, Чакмагышта районкүләм Сабантуй бәйрәме узачак.

Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!
Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!

Елдагыча бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары, концерт чыгышлары һәм башка кызыклы чаралар каралган.

"Кадерле якташлар һәм Чакмагыш районы кунаклары! 6 июньдә традицион Сабан бәйрәме - Сабантуйга чакырабыз! Сезне бай концерт программасы, производство алдынгылары парады һәм бәйрәм рухы кәефе, мавыктыргыч ат чабышлары, спорт ярышлары һәм халык уеннары көтә. Сабантуй 11:00 сәгатьтә ачыла. Очрашу урыны - Кәшәк авылы. Сезне үзебезнең районның бәйрәм чарасында күрүебезгә шат булырбыз!", - дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев. 

ЧАКМАГЫШЫМ
Нурланып аталар һәр көнне таңнарың,
Тургайлар җырында мактала юлларың,
Сокланып туймаслык гүзәлләр кызларың,
Кыюлар, уңганнар, Чакмагыш, улларың.
Милләтнең төрлесе куйныңа сыенган,
Йөрәкләр бер булып, мәңгегә кушылган,
Бәхетле яшиләр, дәртләнеп эшлиләр,
Тормышның сукмагы башлана шушыннан.
Данлана хезмәттә,Чакмагыш, улларың,
Кушыла Иделгә көмештәй суларың.
Өздереп басалар яшьләрең сәхнәдә,
Көнләшеп эшеңә киләләр дусларың.
Бизиләр урамны төз, зифа каеннар,
Сәламләп баш ия яныннан үткәнне.
Кем әле җиткәне бар икән, Чакмагыш,
Басуда безнеңчә мул иген иккәнне?
Күрәмсез, өстәлләр сыгыла сыйлардан,
Күңел киң кунакка кем генә килсә дә,
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер Чакмагыш,
Дус итеп өенә кем генә керсә дә.

Әгъдәл НИЗАЕВ.

Мөхтәрәм райондашлар, төрле төбәкләргә таралган кадерле якташларыбыз! Сезне табигатьнең иң матур почмакларының берсендә узачак Сабантуй мәйданында көтеп калабыз.

 

Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!
Данлыклы Чакмагыш Сабан туена рәхим итегез!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас