Яңалыклар
4 Июня , 09:25

Республика җитәкчесе халыкара икътисад форумында

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров 3 июньнән 6 июньгә кадәр уза торган XXIX Петербург халыкара икътисад форумында Башкортстанның рәсми делегациясен җитәкләде.

Республика җитәкчесе халыкара икътисад форумындаРеспублика җитәкчесе халыкара икътисад форумында
Республика җитәкчесе халыкара икътисад форумында

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров 3 июньнән 6 июньгә кадәр уза торган XXIX Петербург халыкара икътисад форумында Башкортстанның рәсми делегациясен җитәкләде.

Программада - эшлекле очрашулар,сессияләр, илнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә катнашу.

ПМЭФ мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе 2025 елда Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышының милли рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү булачак. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан анда өченче урынны алды. Радий Хәбиров эшлекле программа кысаларында Русия төбәкләре җитәкчеләре, дус дәүләтләр, эре компанияләр вәкилләре белән очрашачак, шулай ук кайбер стратегик килешүләрне имзалауда катнашачак.

- Мондый масштаблы форумнарда катнашу - безнең инвестиция сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Актив булырга һәм үз өстенлекләреңне тәкъдир итәргә кирәк, чөнки ресурслар һәм заманча перспектив проектлар өчен көрәш бара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бик күп очрашулар, сөйләшүләр планлаштырылган. Иртәгә пленар утырышта Русия Президенты Владимир Путинның мөһим икътисадый мәгънәләр белән зур чыгышы булачак. Һәм, әлбәттә, Стратегик инициативалар агентлыгы бастыра торган инвестклимат торышының еллык милли рейтингы игълан ителүен көтәбез. Башкортстанның позициясе шактый нык, соңгы елларда без тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә. Әмма безнең эш сәнгате нәкъ менә катлаулы вакытларда инвестицияләр җәлеп итүдән гыйбарәт.

Башкортстан стендында Петербург халыкара икътисадый форумында катнашучылар төбәкнең икътисады, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм сәнгать үсешенең төп юнәлешләре белән таныша алачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас