Яңалыклар
4 Июня , 11:38

"Беларусь - Башкортстанның төп партнеры "

Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Союз дәүләте: беренче булырга вакыт» сессиясендә катнашты.

"Беларусь - Башкортстанның төп партнеры ""Беларусь - Башкортстанның төп партнеры "
"Беларусь - Башкортстанның төп партнеры "

Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Союз дәүләте: беренче булырга вакыт» сессиясендә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 1999 елның 8 декабрендә Русия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы арасында Союз дәүләтен төзү турында килешү һәм гамәлләр программасы имзаланды. Мәйданчыкның модераторы буларак союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Сергей Глазьев чыгыш ясады.

- Безнең сессияне Астанадагы Евразия икътисади форумында булган сөйләшүләрнең дәвамы буларак карарга мөмкин. Ул вакытта Русия Президенты Владимир Путин алгарыш бер урында тормый, булачак үзгәрешләргә әзер булырга кирәк. Һәм аларны тизләтелгән икътисади үсеш драйверы буларак куллану яхшырак, – диде Сергей Глазьев. - Бүген без Союздаш дәүләтнең алгарышлы үсеше стратегиясе өстендә эшлибез. Безнең төп бурыч – кооперация проектлары челтәрен киңәйтү, хезмәттәшлекнең гомуми программаларын гамәлгә ашыру.

Радий Хәбиров үз чыгышында республиканың Русия-Беларусь элемтәләрен үстерүдәге мөһим роле турында сөйләде.

- Беларусь - Башкортстанның төп партнеры. Безнең уртак тарихыбыз, тормыш турындагы күзаллауларыбызга бәйле туганнарча мөнәсәбәтләребез бар. Башта без хезмәттәшлек инфраструктурасын, ә аннары кирәкле институтларны булдырдык. Уфада Беларусь Республикасының Генераль консуллыгы ачылу мөһим вакыйга булды. Без икътисадның күп кенә секторларында - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, фәндә, туризмда нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Хәзер без Белоруссия ягының финанс инструментларыннан файдалана башлыйбыз, ул безнең предприятиеләрне үстерү өчен бик яхшы мөмкинлекләр тәкъдим итә, - диде төбәк җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы шулай ук аңа керәчәк ике республика предприятиеләре өчен дә дәүләт ярдәме чаралары булган Башкортстан-Беларусь инвестицион кластерын булдыру инициативасын да әйтте.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас