Яңалыклар
1 Июня , 10:48

Башкортстанда «Русия Халыклары спартакиадасы" узачак

Башкортстан башлыгы чараны уздыруга сыйфатлы әзерлек тәэмин итәргә кушты.

Башкортстанда «Русия Халыклары спартакиадасы" узачакБашкортстанда «Русия Халыклары спартакиадасы" узачак
Башкортстанда «Русия Халыклары спартакиадасы" узачак
2026 елның август-сентябрь айларында Башкортстан илнең җиде төбәге исәбендә иң көчле спортчылар арасында җәйге спорт төрләре буенча II Бөтенрусия спартакиадасын кабул итәчәк. Быелдан ул «Русия Халыклары спартакиадасы»исемен йөртә. Бу хакта республика вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә белдерде.
Чара Лос-Анджелестагы 2028 елгы җәйге Олимпия уеннарына Русия җыелма командаларын туплау өчен төп милли сайлап алу этабы булачак.
Башкортстанда спорт көрәше, фехтование, ишү слаломы, велосипед спорты, ачык суда йөзү һәм триатлон буенча ярышлар узачак. Анда якынча 1500 кеше катнашачак. Республикадан 33 спорт төрендә 120 атлет чыгыш ясаячак.
Шунысын да билгеләргә кирәк, 2022 елда иң көчле спортчылар арасында узган җәйге спорт төрләре буенча I Бөтенрусия спартакиадасында Башкортстан илнең 68 төбәге арасында 19 нчы урынны алды. Ул чакта безнең җыелма команда өчәр алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады.
Башкортстан башлыгы «Русия Халыклары спартакиадасы»н уздыруга сыйфатлы әзерлек тәэмин итәргә кушты.
– Русия Спорт министрлыгының календарь планында бу иң югары ярышлар, - диде Радий Хәбиров. - Кайбер дисциплиналар бездә узачак. Бу - бик зур җаваплылык. 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас