

КВН – ШТК (шат, тапкырлар клубы)ны хәтерләткән бу уен һәркемне мавыктырмый калмады. Балалар белән бергә без дә – укытучылар, журналистлар,җанатарлар – сорауларга җавап эзләдек. Таныш исемнәр Пушкин, Чехов, Гончаров, Шишкин, Шерлок Холмс, Кушнер, Крылов, фольклор әсәрләре буенча булса да, тапкыр җавап табу җиңел түгел иде. Шулай да шактыена дөрес җаваплар да таптык. Анысы шатландырды, ләкин җиңүче командага җиткереп булмады. Дөрес җавап табу өчен киң эрудиөия, тирән белем һәм тапкырлык-зирәклек кирәк иде.
Мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина интеллектуалҗ спорт уеннарының заманча модалы, мавыктыргыч һәм файдалы булуы хакында әйтте, җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды. Өченче урынны Ленин районы, икенчене – Калинин, һәм беренче урынны Киров районы укучылары яулады.( 21 балл – 30 дан). Акыл тантанасы булган бу уен һәркемдә уңай тәэссоратлар калдыргандыр дип уйлыйм: катнашучыларда да, укытучыларда да, оештыручыларда да, җанатарларда да.
Рәүф Идрисов. Автор фотосурәтләре.