

Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Президенты ярдәмчесе, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, РФ Язучылар берлегенең беренче секретаре Владимир Мединский килде.
Мәртәбәле кунак “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә катнашты, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе попечительләр советы утырышын уздырды, Изге Лука Кырымскийга һәйкәл ачуда булды, шулай ук Башкортстан Язучылар йорты белән танышты.
Владимир Мединский, сәфәренә йомгак ясап, Уфаның аңа һәрвакыт яхшы кәеф бүләк итүен әйтте.
“Уфадан һәрвакыт яхшы кәеф белән кайтып китәм. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның язучыларга игътибар бирүен күрү күңелле. Башка төбәк башлыкларына һәм урыннарда мәдәният, матбугат, киң мәгълүмат чаралары өчен җаваплыларга, әгәр Уфада булсалар, Башкортстан Язучылар йортына барырга киңәш итәр идем. Чөнки бу – борынгы Уфа энҗесе генә түгел, ә язучылар җәмгыяте белән ничек эшләргә кирәклеге үрнәге дә.
Билгеле ки, башта сүз булган. Ышанам: сүз – элеккечә үк бөтен нәрсәнең нигезендә. Уфада моны аңлыйлар. Күңел салып эшлиләр. Һәм уңышын алалар”, – диде ул.