

Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Сергей Безруков Уфага сәфәре кысаларында “Катап бәйрәме”ндә булды.
Ул үзенең хис-тойгылары белән уртаклашып, болай диде:
– Китаплар белән бәйле тәкъдимнәргә – ярминкәләргә, күргәзмәләргә, язучылар белән очрашуларга һәрвакыт рәхәтләнеп җавап бирәм. Әлбәттә, уку – тынлыкны һәм ялгызлыкны күздә тоткан шәхси процесс, әмма кайвакыт синең әдәбият белән мавыгуыңны уртаклашучы фикердәшләреңне күрү дә күңелле.
Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров чакыруы буенча “Китап бәйрәме”ндә, китап укырга яратучылар өчен бәйрәм дип тәрҗемә ителә торган дүртенче халыкара ярминкә ачылышында булдым. Монда ниләр генә юк! Бөтен чатырларны, киштәләрне әйләнеп чыга алмадым, башкорт халык һөнәрчелеге осталарының чын әсәре булган уникаль киез китаплар тирәсендә тоткарландым.
Ә балалар өчен күпме басмалар! Дөресен әйткәндә, бу бәйрәм аннан алда, башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова әтисенең шигырьләр җыентыгын бүләк иткәннән соң башланды. Рәхмәт, зур рәхмәт белән кабул иттем!