Яңалыклар
23 Мая , 08:30

Безнекеләр булдыра!

19-22 майда Саратов өлкәсенең «Хвалынь» тау чаңгысы курортында «Туриада-2026» Идел буе федераль округының XIII спорт-туристлык лагере булды.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Чара гадәттәгечә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында узды. Быел чарада рекордлы санда катнашучылар – Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 700дән артык спортчы һәм турист, шулай ук Ерак Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ, Урал һәм Көньяк федераль округлардан делегацияләр катнашты.
«Туриада» кунаклары арасында Беларусь, Кыргызстан һәм Төркмәнстан командалары бар иде.

Башкортстан спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм лагерьның гомумкоманда зачеты йомгаклары буенча Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында топ-5кә керделәр. Егетләр аеруча «дистанция-су» дисциплинасы буенча команда зачетында 1нче урынны яуладылар.

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас