

Урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле һәм Башкортстан Республикасы урман фонды территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатларында 2026 елның 23-31 маенда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү режимы кертелә. Әлеге чара мәҗбүри һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чикләүләр барлык категория гражданнар өчен мәҗбүри характерда, шул исәптән туристлар һәм аучылар өчен дә. Урман утыртмаларын арендалау яки сату-алу буенча гамәлдәге шартнамәләр кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларын гамәлгә ашыручы затлар гына искәрмә булып тора. Чикләүләр гамәлдә булган чорда контроль көчәйтелгән режимда гамәлгә ашырылачак. Патруль-маневр төркемнәре, билгеләнгән режимны бозуларны булдырмау өчен, урман фонды территорияләренә тәүлек буе мониторинг ясауга күчәләр. Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы төбәк халкын һәм кунакларын аңлы рәвештә урманга барудан тыелырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, чикләүләр гамәлдә булган чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә. Вәзгыять начарайган очракта гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чаралары керүен чикләү режимы озайтылырга мөмкин. Янгын чыккан очракта кичекмәстән түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез: Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәте 8 (347) 218-14-14; урман сагының туры линиясе 8 (800) 100-94-00.
Фото: gazeta.com