Яңалыклар
21 Мая , 13:59

«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында катнашырга чакыралар

Форумны Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды оештыра.

«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында катнашырга чакыралар«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында катнашырга чакыралар
«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында катнашырга чакыралар
Үз проектларын һәм инициативаларын 15 июньгә кадәр идея.росконгресс.рф платформасында гариза биреп, теләгән һәркем тәкъдим итә ала.
Экспертлар топ-100 идеяне сайлап алачак. Аларның иң көчлеләре 22 -- 23 июльдә узачак Форум финалында тәкъдим ителәчәк. 
"Бүген инициативалар реаль проектларга әверелү мөмкинлеге алган мәйданчыклар аеруча кыйммәткә ия. Форум алты ел эчендә нәкъ менә шундый механизмга әйләнде. Барлык вакыт эчендә катнашучылар биргән 120 меңнән артык идея - кешеләрнең Русия, үз шәһәрләре, икътисад, социаль өлкә һәм технологияләр үсешен ничек күрүләрен чагылдыра", - дип билгеләде РФ президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.
2026 елда идеяләрне биш юнәлеш буенча кабул итәләр.
Милли социаль инициатива - ул гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү, сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше, социаль ярдәм, мәгариф, МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә һәм социаль яклауда цифрлы платформалар үстерү, тормыш сыйфатын күтәрү һәм кече шәһәрләрне үстерү буенча тәкъдимнәр.
Милли кадрлар инициативасы — ул өзлексез укыту, хезмәт базарын фаразлау, 50-дән өлкәнрәк яшьтә яңа карьера, платформалы эш белән тәэмин итү, яшьләр өчен мөмкинлекләр, чит илләрдән талантлар җәлеп итү, кече шәһәрләрдә һәм авылларда яңа эш урыннары булдыру идеяләре.
Милли технологик инициатива - ул автономия, интеллектуаль системалар, бүленгән энергетика, автономияле системаларның күмәк хезмәттәшлек архитектуралары, локаль ИИ һәм иярченнәр базасында яңа сервислар өлкәсендәге проектлар.
Экологик һәм климат юнәлеше - табигатьне саклау, экология, климатка яраклашу, территорияләрне үстерү һәм уңайлы мохит булдыру идеяләре.
Милли эшкуарлык инициативасы - инвестклиматны һәм платформалы икътисадны, технологик эшкуарлык өчен инфраструктураны, креатив икътисадны, милли брендларны, яңа финанс коралларын, мәдәни мирас объектларына, шулай ук микроҗитештерүләргә һәм мобиль фабрикаларга инвестицияләр кертү мөмкинлекләрен үстерү буенча тәкъдимнәр.
Проектларны сайлап алу берничә этапта узачак, шул ук вакытта катнашучылар аларны форумның экспертлары һәм партнерлары белән бергә эшләп бетерә алачак. Аннары Топ-100 инициатива формалаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, форум 2020 елдан алып үткәрелә. Узган елда форум партнерлары ярдәмен меңнән артык проект алды, тагын 231 проект акселерация программаларында катнашты.
Шулай ук форум кысаларында үсеп килүче Русия брендларының «Безнекеләрне бел» конкурсы уза. Катнашуга гаризаны 1 июньгә кадәр знайнаших.аси.рф сайтында бирергә мөмкин.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас