21 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш республика Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның 33 нче утырышында катнашты. Парламентарийлар төбәк хөкүмәтенең 2025 елда дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар.
Башкортстан вице-премьеры – җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр иткәнчә, былтыр дүрт дәүләт предприятиесе хуҗалык җәмгыятьләренә үзгәртелгән. Алар арасында - «Матбугат дөньясы» нәшрияты, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты, Башкортстанның торак төзелеше фонды һәм «Башавтотранс»компаниясе. Моннан тыш, кайбер оешмаларның устав капиталларында, күчемсез милек һәм автотранспорт объектларында республиканың өлеше сатылды.
– Бу өлкәдә сәясәт «Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» федераль закон таләпләренә туры китереп алып барыла һәм икътисадның дәүләт секторын оптимальләштерүгә, реаль секторга инвестицияләр җәлеп итүне стимуллаштыруга һәм бюджет керемнәрен формалаштыруга юнәлдерелгән, - дип билгеләде Наталья Полянская.
БР Башлыгы сайтыннан.