

Уфа районының Чесноковка авылы янындагы федераль трассада Бәрсүән елгасы аша күперне ремонтлау башлана.
Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова әйтүенчә, эшләр өч этапта узачак һәм вакытны кыскарту өчен тәүлек буе оештырылачак.
Ябулар графигы:
- 1 июньнән 8 июльгә кадәр күпернең уң ягы ябыла (Уфа – Ырынбур юнәлеше). Сул як полоса буйлап хәрәкәт булачак.
- 9 июльдән 13 августка кадәр сул як ябыла. Транспорт уң яктан йөри.
- 12 августтан 5 сентябрьгә кадәр күпер астында эшләр, алар хәрәкәткә комачауламаячак.
Ремонт вакытында участокта светофорлар белән реверсив хәрәкәт оештырыла. Схеманы, йөкләнешкә карап, пик сәгатьләрендә үзгәртә алачаклар. Минакова аңлатуынча, күпердә төп эшләр 30 августта тәмамланачак, шуннан соң эшләр конструкция астында дәвам итәчәк.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров ремонт планын хуплады, әмма барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга һәм ябылу графигы турында халыкка алдан ук хәбәр бирергә чакырды.