Яңалыклар
19 Мая , 10:09

“Аек авыл”: бу исемгә кемнәр лаек?

Җиңүчеләр билгеле. 

https://vk.com/kurultaibashkirhttps://vk.com/kurultaibashkir
Фото:https://vk.com/kurultaibashkir

Республикада “Аек авыл” республика конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Җиңүчеләрне бу атнада Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләде.

“Искиткеч бәйге! Һәм ул чыннан да безнең көткәннәрне уздырды. Кешеләрдә нормаль яшәү рәвешенә тартылу һәм яхшылыкка ышаныч барлыкка килә. Проект олысын да, кечесен дә – бик күп кешене җәлеп итә. Район башлыкларының җан атуларын күрәм. Шуңа аны дәвам итәчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.

Шунысын да әйтергә кирәк: “Аек авыл” проекты федераль дәрәҗәдә дә хуплау таба. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына махсус видеомөрәҗәгать юллаган иде.

“Ил Президенты йөкләмәсе буенча халыкны саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән киңкырлы программалар һәм милли проектлар гамәлгә ашырыла. Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган “Аек авыл” проекты – сәламәт яшәү рәвешен таратуның уңышлы мисалларыннан берсе. Спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче, аек тормыш рәвешен даими алып баручы кешеләр саны артты. 2019 елдан республикада алкоголизм белән авыручылар саны өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Бу – меңләгән сакланып калган гомер, сакланып калган гаиләләр, балаларның сакланып калган киләчәге”, – диде министр.

Аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүне, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрүне максат итеп куйган бу бәйге быел җиденче тапкыр узды. Бу юлы муниципаль этапта 52 районнан 845 авыл катнашты, аларның 52се республика этабына чыкты, дип билгеләде бәйгене оештыру комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлар корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова.

Шулай итеп, республика конкурсында 12 авыл җиңде.

“Эре авыллар” номинациясендә:

I урын – Дүртөйле районы Иске Баеш авылы;

II урын – Уфа районы Николаевка авылы;

III урын – Баймак районы Мерәс авылы.

“Зур авыллар” номинациясендә:

I урын – Зианчура районы Өмбәт авылы;

II урын – Краснокама районы Яңа Бөртек авылы;

III урын – Кушнаренко районы Калтай авылы.

“Урта авыллар” номинациясендә:

I урын – Авыргазы районы Татар Нагадагы авылы;

II урын – Калтасы районы Кәкүш авылы;

III урын – Бүздәк районы Каран авылы.

“Кече авыллар” номинациясендә:

I урын – Аскын районы Гөмбә авылы;

II урын – Борай районы Яңа Ялдәк авылы;

III урын – Тәтешле районы Кече Балгуҗа авылы.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Номинациягә карап, 1,5-6 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.

Җиңүчеләр акчаларны авылларны төзекләндерүгә тотачаклар. Мәсәлән, Дүртөйле районы Иске Баеш авыл биләмәсе башлыгы Илдус Хәмиев әйтүенчә, алар авылдагы спорт мәйданчыгын зурайтып эшләргә ният итәләр. Бүздәк районының Каран авылы хакимияте башлыгы Валерий Исхаков, балалар өчен спорт мәйданчыгы төзергә телибез дип, уй-хыяллары белән уртаклашты. 

Исегезгә төшерәбез: республикада “Аек авыл” бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлар корылтае инициативасы белән конкурс яңартылды. Проект уңышлы эшләп килә һәм бу тәү чиратта төбәк халкының активлыгы нәтиҗәсе, диләр оештыручылар. Хәтта иң кечкенә авыллар да алкогольгә каршы проектларны гамәлгә ашыруда бердәм катнаша. Алты ел эчендә конкурста 3500дән артык авыл биләмәсе, 120 меңгә якын активист һәм 5000нән артык волонтер катнашкан. Шушы еллар эчендә 63 авыл җиңүче булды. Хәзер аларга тагын 12 авыл кушылды.

Шуны да әйтергә кирәк, “Аек авыл” проекты Башкортстан Башлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Грант турында сүз чыккач, шуны билгелисе килә: безнең республикада соңгы елларда грант ярдәме системасы киң таралыш алды. Бу фикерне төбәк җитәкчесе үзе дә әйткән иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде: Бездә ныклы гражданлык җәмгыяте барлыкка килде. Безнең коммерцияле булмаган оешмалар кешеләргә төрле юнәлешләрдә реаль ярдәм күрсәтә. Ә безнең бурыч – аларга игелекле һәм мөһим башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм итү”.

2019 елда Радий Хәбиров Указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү. 2020-2025 елларда 24 конкурс үткәрелгән, аларга 5 меңнән артык гариза килгән. 990 социаль әһәмиятле проект ярдәм алган. Төрле елларда фонд конкурсларында республиканың 55 муниципаль берәмлеге һәм Русиянең 7 төбәге оешмаларыннан вәкилләре җиңүче булган. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,5 миллиард сумнан артып киткән. Аның 1,068 миллиард сумы – республика бюджетыннан һәм 462,86 миллионы сумы – Президент грантлары фондының финанслашуы исәбеннән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас