

Башкортстанда “Бал корты” операциясе бара. Аның максаты – бал кортларын республика территориясенә легаль булмаган рәвештә кертүгә юл куймау. Чөнки күп еллар дәвамында Азия илләреннән һәм Русиянең кайсыбер көньяк төбәкләреннән республикага көньяк токымлы бал кортлары кертелгән. Еш кына бу хәл контрольсез һәм ветеринария таләпләрен үтәмичә башкарылган. Шуңа чирле бал кортлары кертү очраклары да булган.
“Бал корты” операциясе быел өченче ел уздырыла. Рейдлар барышында бал кортларын сату нокталары тикшерелә, төп маршрутлар контрольдә тотыла, шулай ук умартачылар белән бал кортларын алып кайту һәм тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып барыла. Чара 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов сүзләренчә, узган елларда нәкъ менә шушы чорда зарарлы булу ихтималлы бал кортлары гаиләләрен легаль булмаган рәвештә кертергә тырышканнар.
“Бал корты” операциясен үткәрү вакытында ел саен чит кортлар кертүнең 3-4 очрагы ачыклана, ди республиканың Ветеринария буенча дәүләт комитетының терлекләр белән эш итү буенча дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илшат Фәттахов.
Әлеге чара үз нәтиҗәсен бирә башлаган – быел әлегә чит бал кортлары кертү очрагы теркәлмәгән.
– Тәртип бозучылар Башкортстанга җиңел генә кереп булмавын аңлады. Районнарның ветеринария белгечләре юл-патруль хезмәте белән берлектә республикага керү юлларында дежур торалар. Бал кортлары белән машиналар теләсә кайсы вакытта үтеп китә ала, шуңа барлык көчләр моңа юл куймауга юнәлтелгән. Авыру кортлар кермәсен өчен без барысын да эшләргә тиеш, – ди Илшат Фәттахов.
Чөнки көньяктан документларсыз, чыгышы билгесез булган кортларны легаль булмаган рәвештә кертү – бик тә хәвефле, бу кортлар инфекция йоктырган булырга ихтимал. Ә авыру кортлар аркасында тоташ умарталар һәлак булырга мөмкин.
Аннары, безнең кортлар кышка чыдамрак, тырышыбрак эшли һәм файдасы күп булган тәмле бал җитештерергә сәләтле.
Кырмыскалы районыннан тәҗрибәле умартачы Юрий Сидоров та шулай ди. Аның 70тән артык умартасы бар. Быел кортлар кышны авыррак чыкты, ди ул. Шулай да яңа сезон уңайлы һәм уңдырышлы булыр дип өмет итә.
– Без үзебезнең урта урыс бал кортларын тотабыз, көньякныкыларны сатып алган юк. Алар безнең кышны авыр кичерәләр. Аннары, басуларны химик эшкәртү аркасында бал кортларының иммунитеты төшә, әгәр шуңа варроатоз авыруы да килеп өстәлсә, бөҗәкләр бик нык зыян күрәчәк, – ди умартачы.
Белешмә:
* Башкортстан товар балы җитештерү күләме һәм умартачылыкны үстерү буенча илдә алдынгылар рәтенә керә.
* 2026 елның 1 апреленә республикада барлыгы 233 мең бал корты гаиләсе исәпләнгән.
* 2025 елда республикада 5,6 мең тоннадан артык товар балы җитештерелгән, бу аннан алдагы елга карата 112,2 процент тәшкил итә. Җитештерү күләмендә иң зур өлеш – гадәттәгечә, шәхси хуҗалыкларныкы.