Яңалыклар
13 Мая , 09:36

Сабанда сайрашыр мәл

Көн саен якынча 80 мең гектарга кадәр җир чәчелә. 

https://vk.com/mcxrb2018  Сабанда сайрашыр мәлhttps://vk.com/mcxrb2018  Сабанда сайрашыр мәл
Сабанда сайрашыр мәлФото:https://vk.com/mcxrb2018

Язгы кыр эшләренең кызган мәле. Һава торышы яхшы торган көннәрдә республика басуларында 80 мең гектарга кадәр җиргә орлык салына. Шулай дип хәбәр итте бу атнада оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Бүгенге техника һәм технологик мөмкинлекләр белән бер тәүлектә 100 мең гектарга кадәр җиргә чәчәргә була. Әмма бар урында да һава шартлары уңай гына тормый. Алай да күп районнарда ният ителгәннәр башкарылып килә. Атна башында сабан культуралары чәчү буенча планның 40 процент тирәсе үтәлгән иде. Аерым әйткәндә, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү “экваторга” якынлашып килә. Шикәр чөгендере күзалланган күләмнең 71 проценттан ашуына чәчелгән. Майлы культуралар буенча да эшләрнең яртысы башкарылган диярлек. Мал азыгы культуралары чәчү әлегә 15 процентка үтәлгән.

“Һәлак булган көзге культуралар урынына 238 гектар мәйданда яңадан чәчелде”, – диде министр.

Язгы кыр эшләрендә иң алдынгысы әлегә Кырмыскалы районы игенчеләре: аларда сабан финиш сызыгына якынлашып килә. Тагын 9 районда чәчү эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган.

Иң мөһиме – җир куенына кереп яткан орлыклар зур уңышларга башлангыч салсын.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас