Яңалыклар
9 Мая , 04:50

Игорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан котлау килде.

Игорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символыИгорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы
Игорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы

“9 Май – халкыбыз тарихында үзенчәлекле дата. Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы.

Сиксән бер ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе тәмамланды. Без геройларыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Аларны, туганнарыбызны, якыннарыбызны искә алу буыннан-буынга кадерләп тапшырыла. Без тыл хезмәтчәннәренә һәм илне тергезгән, аның куәтен ныгыткан һәркемгә тирән ихтирам күрсәтәбез. Бу кешеләр безгә зур кыйммәт – яшәү, эшләү, уку, балаларны ярату һәм тәрбияләү иреген бүләк итте.

Һәм бүген бу кыйммәтләрне алгы сызыкта яугирләребез, табиблар, волонтерлар күпмилләтле Русиянең тынычлыгын, суверенитетын һәм бердәмлеген иңгә-иң куеп яклыйлар.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәргә мәңгелек хәтер!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Игорь Комаров”.

Игорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы
Игорь Комаров: Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас