

Хушлашу сүзендә республика Башлыгы Радий Хәбиров:
─ Бүген бик авыр көн. Без күренекле сәясәтчене, республика парламентының алыштыргысыз җитәкчесен, өлкән иптәшебез Константин Борисовичны соңгы юлга озатабыз. Аның белән бергә тулы бер дәвер китә. Янәшәдә тыныч кыя бар кебек тоела иде. Һәрвакыт җылы сүзе, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды.Көчле чиргә каршы ул беренче ел гына көрәшмәде, ләкин аның зарланганын беркем дә ишетмәде. Ул үзен бик лаеклы тотты. Тыныч йокла, өлкән иптәшебез! ─ диде һәм Константин Борисовичның истәлеге мәңгеләштереләчәген әйтте.Парламент Рәисе белән хушлашырга Абхазия һәм Татарстан вәкилләре дә килгән иде.
─ Бервакытта да Константин Борисович миннән алдарак китәр дип уйламаган идем. Без, ике тугандаш республика вәкилләре, 20 ел дәвамында дус яшәдек. Без иңне-иңгә терәп бик күп юллар үттек. Константин Толкачев бик зирәк акыллы, тәҗрибәле, игътибарлы, ачык кеше иде. Бу барыбыз өчен дә авыр югалту, ─ диде Татарстан Дәүләт советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.Константин Толкачев Уфаның Көньяк зиратында җирләнде.