Кадерле янгын сүндерүчеләр һәм хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Русия янгыннан саклау көне белән котлыйм!
Сез көндез дә, төнлә дә дежурда торасыз, еш кына гомер өчен куркыныч тудырган экстремаль шартларда эшләп, утка каршы торырга әзерсез. Үткән ел эчендә генә дә сез 7,5 мең тапкыр янгынга каршы чыктыгыз, 1,5 меңнән артык кешенең гомерен саклап калдыгыз. Республика халкы үз иминлекләренең ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булган чын профессионаллар кулында булуына ышана ала. Сезгә фидакарьлек, тәвәккәллек, теләсә нинди кискен хәлләрдә эш итәргә әзер торуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Күп кенә янгын сүндерүчеләр гражданлык җаваплылыгын күрсәтте һәм батырларча махсус хәрби операциядә катнашырга карар кабул итте. Алар хәрби бурычларны намус белән үтиләр, югары дәүләт бүләкләренә лаек булалар. Аларның сугышчан хезмәте һәм Ватанны саклауга керткән бәһасез өлеше белән горурланабыз!
Янгын сүндерү ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Сез хезмәтне аякка бастыруда, кадрлар әзерләүгә зур өлеш керттегез. Сез үзегезнең бай һөнәри тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне яшьләргә тапшырып, бүген дә сафта каласыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, катлаулы һәм үтә мөһим хезмәтегездә уңышлар телим!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.