Форум Русия Халыклары бердәмлеге елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган. Аның максаты - Гомумрусия тарихи мәдәниятен формалаштыру, Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары тарихын фальсификацияләүгә каршы тору.
Форум эшендә Башкортстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм белем оешмалары укучылары, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый, хәрби-патриотик һәм яшьләр оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашачак.
Форум программасына Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә проектлары (БР Хәрби дан музее, БР Милли архивы, БР Милли китапханәсе, БР Милли музее һәм ФСБның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе экспозицияләре); белем бирү оешмалары укучылары арасында «Без срока давности» Бөтенрусия конкурсының республика этабын үткәрү; Русиянең һәм Беларусь Республикасының төрле төбәкләреннән видеосәламләүләр белән пленар утырыш; катнашучыларның тарихи хәтерне саклау, тарихны фальсификацияләүгә һәм яшьләр арасында неонацист һәм башка деструктив идеяләр таратуга каршы тору темалары буенча докладлар белән чыгышлар керә.
Чыганак: resbash.ru